Стәрлетамак: үткәне булмаган шәһәрме?
СТӘРЛЕТАМАК - Башкорстанның беренче башкаласы, тазалык үрнәге, тарихка бай шәһәр. Тарихка бай булган. Булган, чөнки хәзер Стәрлетамак "үткәне булмаган шәһәр"гә әйләнә башлады. Шәһәрнең тарихи үзәк .... тарихи биналардан, йортлардан актив рәвештә азат ителә.
Эш шуңа барып җитте: Стәрледә "БР халыкларының тарихи-мәдәни мирасы исемлеге"ндә торган, дәүләт саклавы астында торган йортлар ЮК ителә.
Мона 1994 елның 13 апрелендәге 359нчы санлы БР Министрлар Кабинеты карары белән дәүләт саклавына куелган Моченев йорты (1905-07 елларда төзелеп беткән иде, хәзерге адрес: Комсомол урамы, 83) нинди хәлдә:
Ә мона аның эче:
Мона, ичмасам, "сакланган мирас"...
Стәрледә тагын инкыйлабка (революциягә) кадәр төзелгән берничә йорт шул ук искетмәле хәлдә:
(1908нче елгы йорт; хәзерге адрес: 7нче ноябрь/Ивлев урамнары киселеше)
Йорт фасадында аны төзү елы күрсәтелгән ("1908"):
Кызганыч, андый йортлар шәһәр тулы - мона Дәйләгай Ногъман/Комсомол урамнары киселешендә торган йорт:
Сәүдәгәрләр йортлары, сәүдә рәтләре, магазиннары, клублары һәм башка максатлы биналар, Стәрлетамак шәһәре тарихының "тере" шаһитлары булган йортлар БЕТЕРЕЛӘ....
Бу Комсомол/Коммунарлар урамнары киселешендә урнашкан бина:
Ничек бу тарихи йортларны саклый алабыз? Ничек Стәрлетамак тарихын тулысынча бетерүне туктатып була?
Фотода Комсомол/Бакча урамнары киселеше янында урнашкан йорт күренешләре:
Стәрлетамакка экскурсиягә килгәннәргә нәрсә күрсәтергә? Шуларнымы? (Маркс/Хмельницкий урамнары киселеше)
Күп кенә тарихи йортлар урынына әле .... БУШ УРЫН гына калды. Сүтелгәннәр аларны инде.
7нче ноябрь/Дәйләгай Ногъман урамнары киселеше -
Бәлки, шәһәр кунакларына сәүдә йортын күрсәтеп буламы? Шәһәрнең иң үзәгендә урнашкан 1906нчы елгы Актуган йорты (Ходайбирде урамы, 20а) 21 гасырда шундый хәлдә гомер кичерә:
Вәләкин кайбер тарихи йортларны реклам артыннан күреп-танып та булмый - Тынычлык урамы, 3 адресы буенча урнашкан Милованов йорты:
Бүтән йортлар янына килеп тә һич мөмкин түгел - Совет/Котдус(Кутузов) урамнары киселеше янындагый йорт:
Һәм бу йорт янында үткәндә аның элек мәдрәсә булганың, хәтта Мөхәммәтсәлим Өметбай укыткан урыны булганың, искәртүче булачакмы? Совет/Ходйбирде урамнары киселеше янында:
Шәһәр хакимияте кая карый соң? Аның мөнәсәбәтен бу ресторан исеме ("барыбер") чагылдыра, ахрысы...
Аңа бу вәзгыять хакында булган мөрәҗәгатьләр - "бикле ишек"кә төртелә ич:
Стәрлетамакта туризм үстерү турында сүз бара.... Их, нишләп юк? Әмма нәрсә күрсәтергә туристларга?
Сасы заводларнымы? Шәһәрдә яшәүчеләр өчен тарих мирасы кирәк, ә туристлар өчен бу мирасның матур булуы кирәк. Фотода - Шәһәр думасы бинасы (тәртипкә китерелгән йортның үрнәге):
Әгәр сезне дә Стәрлетамакның тарихи йортлары язмышы борчый, бергә чыгу юлын табып карыйк: